news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Мөһәҗирләр” романы нигезендә төрки халыкларның уртак фильмы төшерелергә мөмкин

Татарстан кинематографистлары Төрки дөнья кино ассоциациясенең башкарма комитеты утырышында әлеге тәкъдим белән чыгачак.

“Мөһәҗирләр” романы нигезендә төрки халыкларның уртак фильмы төшерелергә мөмкин
Султан Исхаков

(Казан, 1 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан “Мөһәҗирләр” әсәрен төрки халыкларның уртак тырышлыгы белән төшерергә тели. Татарстан кинематографистлары Төрки дөнья кино ассоциациясенең башкарма комитеты утырышында әлеге тәкъдим белән чыгачак. Бүген “Татар-информ” матбугат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә әлеге мәгълүматны «Татаркино» оешмасы директоры, Казан халыкара мөселман кинофестивале башкарма директоры Миләүшә Айтуганова раслады. Төрки дөнья кино ассоциациясе рәисе, танылган төрекмән кинорежиссеры Хуҗаколый Нарлиев та әлеге идеягә югары бәя бирде.

“Мәхмүт Галәүнең “Мөһаҗирләр”е – тарихи әсәр. Аны экранлаштыру идеясе күптән “һавада оча”. Аны беренче тапкыр Илдар Матуров тәкъдим иткән иде. Аның сценарие әзер. Ул ун ел язылды. Безнең хәзер әлеге әсәрне тәкъдим итүнең реаль мөмкинлеге туды. Без аны шура утырышында копродукция буларак тәкъдим итәрбез дип уйлыйбыз. Чөнки анда татар халкы турында гына түгел, бөтен төрки халыклар багланышы турында сүз бара”, - диде Миләүшә Айтуганова.

Мәгълүмат өчен. Казанда 21 – 25 март көннәрендә Халыкара төрки кино фестивале үтә. Кинофорум кысаларында тугандаш төрки республикаларның иң яхшы фильмнары тәкъдим ителәчәк. Фильмнар “Мир” кинотеатрында күрсәтеләчәк. Кинофорум кысаларында Төрки дөнья кино ассоциациясенең башкарма комитеты утырышы узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100