news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

М.Имамов: “Предприятиеләр, оешмаларга документларны электрон рәвешкә китерү таләп ителә”

Пенсия билгеләгән вакытта документларның дөрес итеп тутырылган булуы, эш бирүче тарафыннан иминиятләштерү взносларының үз вакытында күчерелүе хәлиткеч әһәмияткә

(Казан, 19 март, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлегендә “Пенсиягә кагылышлы яңа законны гамәлгә ашыру үзенчәлекләре” темасына республикакүләм семинар бара.

Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Марсель Имамов рәислегендә һәм аның урынбасарлары Фирая Абдуллина белән Асия Вәлиуллина катнашындагы әлеге чара эш бирүче оешмаларның кадрлар белән эшләүче хезмәтләре һәм бухгалтерия җитәкчеләре өчен махсус оештырыла. Анда, шулай ук, республиканың барлык министрлыклары һәм ведомстволары башлыклары урынбасарлары, тармак профсоюзлары вәкилләре дә чакырулы.

Семинарны ачып, М.Имамов чыгышында, Россия Пенсия фондының илдәге 82 бүлекләре арасыннан ел саен иң уңышлы эшләгәннәрен билгели: әлеге фонд идарәсе тарафыннан Татарстан бүлеге узган елгы эш нәтиҗәләре буенча лидер дип табылды, 17 мартта Мәскәүдә үткәрелгән киңәйтелгән утырышта “Россия Федерациясе Пенсия фонды лидеры” дигән исем һәм беренчелек яулауны раслый торган диплом тапшырылды, диде. Шушы атнада, 15-22 мартта, республикада “Булачак пенсионер атналыгы” дип исемләнгән бердәм акция уздырылуын, муниципаль берәмлекләрдә булачак пенсионерлар өчен белгечләр аңлату чаралары уздыруын искәртте һәм хезмәткәрләрне пенсион иминиятләштерү системасында эш бирүчеләрнең җаваплылыгына игътибарны юнәлтте. “Пенсия билгеләгән вакытта таләп ителгән документларның дөрес итеп тутырылган булуы һәм эш бирүче тарафыннан иминиятләштерү взносларының үз вакытында күчерелүе хәлиткеч әһәмияткә ия”, - дип басым ясап әйтте Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге идарәчесе.

2011 елдан, РФ Президенты Дмитрий Медведев карары буенча, дәүләт хезмәтләре сайты киң кулланыла башлый. Күрсәтеләчәк 3 дистә хезмәтнең 9ы Пенсия фондына карый, бу электрон документ әйләнеше буенча эшләү дигән сүз. Хәзердән үк шуның буенча эш алып барыла, ул 2013 елга кадәр 3 этапка бүлеп тормышка ашырылачак һәм бу ЗАГС, архив, салым, казначылык, хәрби комиссариат һ.б. органнарга кагыла, дип аңлатты. Гражданин исә, пенсиягә чыкканда, Интернет мөмкинлекләреннән файдаланып үзлектән электрон документлар җыя алачак. Моңа Татарстан буенча Россия Пенсия фондының техник һәм технологик мөмкинлекләре бар, тиешле органнар, предприятиеләр, оешмаларга документларны электрон рәвешкә китерү таләп ителә, Татарстанда, мөгаен, пилот проект гамәлгә ашырылыр, дип кисәтеп куйды М.Имамов.

Болардан тыш, илдә һәр кешегә, туганнан алып гомере беткәнчегә кадәр, уникаль номер беркетелә, гражданинның электрон паспорты булачак - РФ Хөкүмәте шуның буенча эшли. Кредит картасы рәвешендәге әлеге электрон паспорттагы чипта хуҗасының барлык белешмәләре дә язылган булып (мәсәлән, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр, пенсиягә җыела торган сумма, медицина картасы, ЮХИДИ мәгълүматлары һ.б.), ул картаны пенсия фондына беркетү күздә тотыла, дип игълан итте идарәче.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100