news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхтәсибләр Корбан бәйрәменә әзерләнү турында киңәште

Корбан гаете Ураза гаете тәмамланганнан соң җитмеш көн узуга, зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә билгеләп үтелә

 (Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә Казанга якын районнар мөхтәсибләре Корбан бәйрәменә әзерләнү чаралары хакында киңәштеләр. Мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җитәкчелегендә үткән сөйләшүдә баш казый ярдәмчесе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин һәм Яшел Үзән, Балык Бистәсе, Питрәч, Лаеш, Биектау, Югары Ослан районнары имам-мөхтәсибләре катнашты, дип хәбәр иттеләр мөфтияттән.

Дин әһелләре башкалага якын районнарда корбан чалу йоласын башкару шартлары, мөмкинлекләре хакында фикерләште. Бүген дин әһелләре корбан чалуларны оештыруга кагылышлы кайбер мәсьәләләр буенча район җитәкчеләре белән үзара сөйләшүләр алып баралар. Иң беренче чиратта, бу махсус корбан чалу урыннарында тәртип булдыруга һәм җыештыруга кагыла. Әлеге урыннарга мал чалганнан соң калган терлек калдыкларын җыю өчен контейнерлар кую ниятләнә.

Корбан гаете Ураза гаете тәмамланганнан соң җитмеш көн узуга, зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә билгеләп үтелә. Ул мөселманнарның иң зур бәйрәме булып санала. Быел Корбан гаете 4 октябрьгә туры килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100