Мөхтәсибәтләр арасында уздырылган спартакиадада 10 район катнашты
Кукмара районы мөселманнары командасы спартакиадада беренчелеккә чыкты
(Казан, 19 гыйнвар, “Татар-информ”). Сарман районында мөхтәсибәтләр арасында үткәрелгән спартакиадада ун район катнашты. Кукмара районы мөселманнары чаңгыда узышу һәм өстәл теннисы буенча ярышларда беренче урыннарны алып, командаара беренчелекне яуладылар, дип белдерә Кукмара җирле газетасы.