news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

М.Әхмәтов: “Туфракта дымны саклап, чәчүне оператив төстә үткәрүчеләр икмәкле булачак”

ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстанның Чүпрәле, Тәтеш һәм Буа районнарында булды

(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”). ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстанның Чүпрәле, Тәтеш һәм Буа районнарында булды, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.
Эш сәфәре барышында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры әлеге районнарда язгы кыр эшләре һәм чәчү кампаниясенең барышы белән танышты. Чүпрәле районында язгы кыр эшләре тулы куәтенә бара. Күпьеллык үләннәр һәм көзге культураларны тукландыру төгәлләнгән, башка эшләр башкарылган. Чүпрәле районында язгы культураларны 47 мең гектар мәйданда чәчү күздә тотыла. Бүгенге көндә чәчү фаразланган мәйданның 22 процентында башкарылган.
Район хуҗалыклары җитәкчеләре белән очрашу вакытында М.Әхмәтов терлекчеләрнең эш нәтиҗәләрен тәнкыйть утына тотты. Аның фикеренчә, районда бары тик “Чынлы” хуҗалыгы гына терлекчелек белән ныклап шөгыльләнә. Министр шулай ук район авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативлары һәм шәхси хуҗалыкларда терлекләрнең баш саны кимүен билгеләп үтте.
Тәтеш районында күпьеллык үләннәрне тукландыру төгәлләнгән, көзге чәчүлекләрдә бу эш 50 процент мәйданда башкарылган. 46,3 мең гектарның 8 процентында язгы культуралар чәчелгән. Язгы чәчү дәвам итә.
“Новая заря” ҖЧҖ кырларында М.Әхмәтов район хуҗалыклары җитәкчеләре белән очрашты. Игенчеләр алдына ул түбәндәге бурычны куйды: 15 көн эчендә туфрактагы дым сизелерлек кимиячәк, шунлыктан туңга сөрелгән җирне ике көндә тырмалауны төгәлләргә кирәк.
Буа районы кырлары белән танышканнан соң, министр хуҗалык, оешма, предприятие җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары белән очрашты. Аның фикеренчә, районда язгы чәчү эшләре тулы куәтенә бара. Хәзерге вакытта иң мөһиме – туфрактагы дымны каплату. “Туфракта дымны саклап, чәчүне оператив төстә үткәрүчеләр икмәкле булачак”, - диде аграр ведомство башлыгы.
Быел Буа районында көзге культураларның 70 процентка якыны юкка чыккан. Министр җәйнең быел да коры киләчәген исәпкә алып, көзге культуралар юкка чыккан басуларда чәчү эшләрен яңадан башкарырга кушты.




news_right_1
news_right_2
news_bot