news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
М.Әхмәтов: “Татарстанда соңгы 30 елда мондый корылык булганы юк иде”
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры сүзләренчә, мондый һава шартлары республика игенчелеге язмышына нокта куярга мөмкин
Скопировать ссылку
(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Эмма Ситдикова). Татарстан аграрийлары синоптиклар бу ай ахырына кадәр фаразланган һава торышын “үтергеч” дип атый.
“Татарстанда соңгы 30 елда мондый корылык булганы юк иде. Мондый һава шартлары Татарстан игенчелеге язмышына нокта куярга мөмкин”, - диде бүген ТР аграр ведомство башлыгы Марат Әхмәтов.
“Безнең бурыч – теләсә ничек кышка терлек азыгы әзерләү. Терлекчелек өлкәсендә сатып алу бәяләре, бигрәк тә сөткә элеккечә калуын теләргә генә кала”, - дип өстәде министр.
Иртәгә РФ авыл хуҗалыгы министры селектор киңәшмәсе уздыра, көн үзәгенә куелган мәсьәләләрнең берсе әлеге проблемага багышланган. Татарстандагы вәзгыять турында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры белдерәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot