news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

М.Әхмәтов: “Мәгълүмат белән тәэмин итү сөт җитештерүне керемле бизнес итәргә булышачак”

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры фән вәкилләре белән очрашты

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Ленинград өлкәсенең «Плинор» төбәк үзәге директоры Елена Тюренкова һәм Төньяк-Көнбатыш икътисад һәм авыл хуҗалыгын оештыру фәнни-тикшеренү институтының лаборатория мөдире Владимир Суровцев белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.
Очрашу вакытында мәгълүмати-консультация системасын оештыру максаты билгеләнде, ул реаль вакытта тауар җитештерүчеләрне сөт, ит җитештерү һәм нәселле терлекләр сату хакында оператив һәм дөрес анализ белән тәэмин итәчәк, шулай ук сөт терлекчелегенең нәтиҗәлелеге турында мәгълүмат бирәчәк. Программа генетик потенциалны күтәрү һәм югары продуктлы көтүлек булдыруны тизләтү буенча тәкъдимнәр кертәчәк.
Очрашу ахырында министр бу программаны үтәү этапларын эшләргә, бу программаны гамәлгә куярга әзер хуҗалыкларның исемлеген ачыкларга ике атна вакыт бирде. Мәгълүмат белән тәэмин итү сөт җитештерүне керемле бизнес итәргә булышачак, дип саный М.Әхмәтов. Киләчәктә бу программага республиканың сөт җитештерүдә махсуслашкан бөтен нәселле терлек хуҗалыкларына да кертү ниятләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot