news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

М.Әхмәтов кулланылмаучы җирләрне әйләнешкә кертүгә комачаулаучы сәбәпләрне атады

Министр авыл хуҗалыгы җирләре кимү фактларын да әйтте.

М.Әхмәтов кулланылмаучы җирләрне әйләнешкә кертүгә комачаулаучы сәбәпләрне атады
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 17 ноябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кулланышта булмаган җирләрне әйләнешкә кертүгә комачаулаучы сәбәпләрне атады. Бу проблеманы ул Хөкүмәт йортында ТР Президентының Дәүләт Советына юлламасын гамәлгә ашыруга багышланган утырышта күтәрде.

Министр тугыз районда 30 мең гектарга якын ташландык җир булуын әйтте. Милекчеләрнең, коммерция тәкъдимнәрен көтеп, аларны эшкәртергә атлыгып тормавын белдерде. Аның сүзләренчә, кулланышта булмаган җирләрне "эшләтә" башлау авыл хуҗалыгы предприятиеләренең техник җиһазланышы начар булуы белән бәйле.

Тагын бер сәбәбе - җир законнарының нәтиҗәле эшләмәвендә. Ул җирләрне тартып алуның реаль механизмнары булмавына ишарәләде. "Шуңа күрә безгә күбрәк инандыру, күндерү белән шөгыльләнергә туры килә, бу юнәлештә барыбер эшне дәвам иттерәбез", - диде Марат Әхмәтов.

Ул Татарстанда авыл хуҗалыгы җирләренең барлык территориянең 68 процентын биләп торуын искәртте. "Авыл хуҗалыгы җирләре кимү фактлары да бар. Бу, нигездә, аларны торак пункт җирләренә күчерү аркасында килеп чыга. Дүрт ел эчендә 10 мең гектар торак рункт җирләре итеп күчерелгән. Мондый җирләрне эшкә җигү - муниципаль хакимият бурычы", - диде ул.

Министр эшкәртүдә булган җирләрне нәтиҗәлерәк куллану һәм ташландык җирләрне әйләнешкә кертү проблемаларын да билгеләп узды. "Андый 40 мең гектарга якын җир исәпләнә. Аларның бер өлеше башка максатларда куллану перспективасы белән сатып алынган" - диде Марат Әхмәтов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100