Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
М.Әхмәтов җитәкчелегендәге ТР агросәнәгать комплексы делегациясе Днепропетровски өлкәсенә сәфәр кылды
Төп максат – аграр комплексның эре компанияләр эш тәҗрибәсе белән танышу
(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.Әхмәтов җитәкчелегендәге ТР агросәнәгать комплексы делегациясе Украинаның Днепропетровски өлкәсенә сәфәр кылды. Төп максат – аграр комплексның эре компанияләр эш тәҗрибәсе белән танышу, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
Делегация составында министр урынбасарлары, муниципаль районнар башлыклары, хуҗалыклар җитәкчеләре бар.
Украина предприятиесе үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә. Соңгы вакытта компания дуңгызчылыкка өстенлек бирә.
Компания шулай ук запас частьлар, үзебездә һәм чит илдә җитештерелгән автомобиль һәм авыл хуҗалыгы техникасы да сата.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз