news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

М.Әхмәтов: “Хәләл продукция базары - икътисад һәм җәмгыять үсеше өчен бик зур потенциал"

Бүген Казанда “KAZANHALAL 2010” халыкара күргәзмә-ярминкәсе эшли башлады

(Казан, 26 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Казанда “KAZANHALAL 2010” халыкара күргәзмә-ярминкәсе эшли башлады. Күргәзмәнең тантаналы ачылышында ТР Премьер-министр урынбасары – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхакый, Ислам бизнесы һәм финанслары үсеше фонды җитәкчесе Линар Якупов, хәләл индустрия вәкилләре катнашты.
Марат Әхмәтов катнашучыларны күргәзмә-ярминкәдә катнашучыларны Татарстан җитәкчелеге исеменнән сәламләп, Татарстанда мондый чараның узуы зур мәртәбә икәнлеген белдерде. Аның сүзләренчә, Россиядә 20 миллионнан артык мөселман яши, ә хәләл продукциягә өстенлек бирүчеләрнең саны 1,5 миллиардтан артып китә. “Хәләл продукция базары - икътисад һәм гомумән, җәмгыять үсеше өчен бик зур потенциал. Бу өлкәнең киләчәге өметле”, - диде министр.
Госман хәзрәт Исхаков ачылыш тантанасында катнашучыларны “хәләл” һәм “хәрәм” төшенчәләре таныштырып: “Без балаларыбызның физик һәм рухи яктан сәламәт булуларын телибез. Ә моның өчен хәләл ризык белән туклану зарур. “KAZANHALAL 2010” халыкара күргәзмә-ярминкәсен оештыручылар Россия һәм Татарстанның киләчәген кайгырта”, - дип белдерде ул.
Линар Якупов үз чыгышында Казанда XII-XV гасырларда киң колачлы ярминкәләрнең уздырылуы, аларның халыкара дәрәҗәдә билгеле булуын ассызыклап үтте. “KAZANHALAL 2010” халыкара күргәзмә-ярминкәсе Ислам дөньясының Россия Федерациясенә үтеп керүе өчен капка ролен үтәр дип ышанабыз”, - дип ул, күргәзмә-ярминкәнең үсеш алуын теләде.
Ике көнлек күргәзмә-ярминкә Ислам бизнесы һәм финанслары икенче халыкара саммиты кысаларында “Яшәү рәвеше буларак – хәләл” дигән шигарь белән уза.
Аны оештыруда коммерцияле булмаган Ислам бизнесы һәм финанслары үсеше фонды, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Мөселманнары диния нәзарәте карамагындагы “Хәләл” комитеты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты катнаша. Билгеле булганча, ТР Мөселманнары диния нәзарәте карамагындагы “Хәләл” комитеты һәм республиканың “Тест-Татарстан” методик үзәге узган елда федераль дәрәҗәдә “Хәләл” системасын теркәде. Шунлыктан хәзер “Хәләл” билгесен алу өчен, чималга, җитештерү урыннарына, персоналга, продукцияга марка куюга кагылышлы бердәм таләпләрне үтәргә кирәк.
Әлеге күргәзмә-ярминкә Россиядә һәм БДБ илләрендә хәләл секторын үстерү, җитештерүчеләрне дөньякүләм Хәләл индустриясенә кертүне максат итеп куя. Анда Россия, Татарстан һәм чит илләрнең бизнес-берләшмәләре вәкилләре катнаша. Күргәзмә-ярминкәдә “Ит һәм сөт җитештерү”, “Икмәк ризыклары пешерү”, “Әзер продуктлар, ярымфабрикатлар”, “Җәмәгать туклануы (рестораннар, кафелар)”, “Туризм, косметика, фармацевтика”, “Архитектура, төзелеш оешмалары”, “Кием, текстиль, аксессуарлар”, “Нәшрият”, “Мәгариф” һәм “Ингредиентлар” юнәлешләре буенча оештырыла.
Аерым алганда, ярминкәдә шәригать кануннарына туры килә торган товарларны һәм хезмәтләрне Татарстан, Башкортостан, Мари Эл Республикалары, Чиләбе, Самара, Түбән Новгород, Пенза, Мәскәү өлкәсе, Пермь крае җитештерүчеләре тәкъдим итә.
Әлеге чарада катнашу Россия һәм чит илләрнең хәләл товарлар һәм хезмәтләр тәкъдим итүчеләре белән эшлекле элемтәләр урнаштырырга, үз бизнесыңа инвесторлар, дистрибьюторлар һәм зур ритейлерларны җәлеп итәргә, Россия һәм чит илләрдә компанияңне тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә. Җыенда хәләл индустриясендәге чит ил экспертлары катнашу Россиядәге хәләл индустриясенә кагылышлы сорауларга җавап табарга, тәҗрибә уртаклашырга һәм үсеш юлларын табарга булышачак.
Күргәзмәнең эшлекле программасы “Россия һәм БДБ илләрендә хәләл индустриясе” форумы, хәләл продукцияне җитештерү, логистика, консалтинг, стандартлаштыру үзенчәлекләре мәсьәләләренә кагылышлы конференцияләр һәм “түгәрәк өстәл”ләр уздыруны күз алдында тота.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100