Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
М.Әхмәтов: “Бәрәңге җитәрлек һәм бәясе 17 сум булачак”
Татарстанлыларга кышка бәрәңге әзерләү буенча борчылырга кирәкми, ул җитәрлек. ТР шәһәрләрендә ярминкәләр көз ахырына кадәр дәвам итәчәк
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Сергей Семеркин). ТР Премьер–министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов белән Казан мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласы базарларында булды.
Элек Казанның Идел буе базарын карадылар. Биредә “Чулпан” мәдәни үзәге янында Беларусь җитештерүчеләре ярминкәсе ачылды. Ярминкәдә киң ассортиметлы авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителгән иде.
Бигрәк тә бәрәңге төягән машиналар янында сәүдә яхшы бара. “Икенче икмәк” теркәлгән бәядән – 17 сумнан сатыла. Казанлыларны бәрәңге һәркемгә дә җитәрме дигән сорау борчый иде.
“Бәрәңге җитәрлек һәм ныклы бәясе 17 сум булачак”, – дип тынычландырды халыкны Марат Әхмәтов. – “Белоруссия белән 40 мең тоннага килешү төзедек. Монан тыш, Брянс өлкәсе белән дә килешү бар, Алтайдан да бәрәңге сатып алабыз”.
Министр халыкка кышка бәрәңге сатып алырга ашыкмаска киңәш итте. Аны сакларга соңрак, ә хәзер көндәлек куллануга җитәрлек кенә алырга кирәк. Белоруссиядә күптән түгел генә бәрәңге әзерли башладылар, тиздән Татарстанга Беларусь бәрәңгесе күпләп кертелә башлаячак.
Аның сүзләренчә, билгеләнгән 17 сум түбәндәгечә формалаша. Бәрәңге Белоруссиядән 12 сумга сатып алына. Бу бәягә салымнар һәм алып кайту бәясе өстәлә (кг саен 3,5 сум). Шулай итеп, бәрәңгенең үзкыйммәте 19 сумга җитә.
“Татарстан Президенты шәһәр ярминкәләрендә бәрәңгене 17 сумнан артык бәягә сатмаска карар кабул итте. Бу бәя көз ахырына кадәр торачак, аны яңадан карау булмаячак”, - дип ассызыклады Марат Әхмәтов.
“Көз ахырына кадәр атна саен ярминкәләр оештырылачак. Борчылырга урын юк, продукция җитәрлек, бу хакта республика җитәкчелеге дә, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы да кайгыртты, сәүдәне оештыру өчен барасын да эшләдек”, – дип белдерде Илсур Метшин.
Казан мэры сүзләренчә, башкалада бәрәңге сату өчен 44 мәйдан оештырылган, бу гадәттәгедән күбрәк. Һәр мәйданда район хакимияте һәм Эчке эшләр министрлыгы идарәсе хезмәткәрләре кизү тора, алар бәрәңге алыпсатарларга түгел, ә кулланучыларга эләксен өчен тырышачак. Әгәр казанлылар ярминкәдә бәрәңгенең килограммы 17 сумнан кыйммәтрәк сатылганын күрсә, мэриянең интернет–кабул итү бүлегенә яки район хакимиятенә зарлана ала.
Республиканың башка шәһәрләрендә яшәүчеләргә дә бәрәңге сатып алу буенча борчылырга кирәкми. “Чаллыда, Түбән Камада, Әлмәттә ярминәләрдә бәрәңге сатыла инде. Республикага китерелгән бәрәңгене без шәһәрләргә халык саны буенча бүлеп җибәрәбез”, - дип аңлатып үтте Марат Әхмәтов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз