Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
М.Әхмәтов: “Бөгелмәлеләр дә уңышны җыеп алуга сизелерлек өлеш кертер дип ышанам”
ТР Бөгелмә районы торак пунктларында Марат Әхмәтов уңышны җыеп алу эшләре белән танышты
(Бөгелмә, 14 август, «Татар-информ», Марина Колесникова). ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республиканың Зәй, Әлмәт, Бөгелмә һәм Баулы районнарына эш сәфәре кылды. Ул уңышны җыеп алу барышы белән танышты, хуҗалык җитәкчеләре белән очрашты. Министрны Бөгелмә районы башлыгы Илдус Касыймов озатып йөрде.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры районда уңыш җыеп алу эшләре яхшы оештырылган дип билгеләп үтте. Биредә хезмәтне оештыру миңа язын ук охшаган иде. Бүген Татарстан аграрийларының максаты – уңышны югалтуларсыз җыеп алу. Бөгелмәлеләр дә уңышны җыеп алуга сизелерлек өлеш кертер дип ышанам”, - диде министр. Бүгенге көндә республиканың Бөгелмә районында бөртекле культураларның 80 проценты җыеп алынган, дип белдерде Илдус Касыймов. Район буенча бер гектардан уртача 17,1 центнер уңыш җыеп алына. Бөгелмә аграрийлары бер тәүлектә җыеп алган уртача уңыш 4 процент тәшкил итә.
Марат Әхмәтов “Азык-төлек корпорациясе” ҖЧҖ бодай кырында хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Бөгелмә аграрийларының сорауларына җавап бирде, кырларда эш барышына уңай бәя бирде һәм бүгенге көндә уңышны җыеп алу темпын саклау мөһим булуын ассызыклады.
Очрашуда министр ашламаны күп итеп кертү мөһимлеген билгеләде, чөнки Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнары ел саен дым аз булудан интегә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз