news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәхмүт Хәсәновның сайланма әсәрләре 2 томда нәшер ителде

Әсәрләр барлыгы 6 томда басылачак, шуларның беренче икесе октябрь аеннан ук сатуда.

(Казан, 16 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Гафурова) Татарстан китап нәшрияты танылган прозаик, драматург, публицист Мәхмүт Хәсәновның ике томда сайланма әсәрләрен бастырып чыгарды.

Икенче томда – язучының танылган “Язгы аҗаган” әсәре. Нәкъ менә “Язгы аҗаган” өчен Мәхмүт Хәсәновка Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе тапшырылган. Әлеге роман буенча Индус Сирматов җиде серияле телевизион спектакль дә төшергән. Роман хатирәләр рәвешендә язылган, җиде өлештән тора, һәрберсе эпиграф белән башланып китә.

Китапның басылып чыгуы турында “Татар-информ” хәбәрчесенә язучының тормыш иптәше Мәрьям ханым сөйләде:

“Мәхмүтне 17 ел буе басмадылар. Чыгарсалар, кыскартып чыгаралар иде. Ә аның язмалары тарихи да, тормышчан да бит. Яшьләрне ул бик ярата иде, яшьләр турында яки алар өчен язылган әсәрләре дә күп. Азнакайда яшәде, анда нефтьчеләр белән аралашып, “Кама таңнары”, “Инженерлар”, “Юллар, юллар... “ны иҗат итте. Ул татар милләте тарихы турында борчылып язды”. 

Китапны Татарстан китап нәшриятының кибетләрендә һәм нәшриятның tatkniga.ru сайтында сатып алырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100