news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәхмүт Галәүнең тормышы үзе бер роман язарлык - "Арча хәбәрләре"

Ташкичү мәктәбендә шагыйрь, драматург, журналист, тәрҗемәчене искә алу кичәсе үткән.

(Казан, 15 октябрь, "Татар-информ", "Арча хәбәрләре", Гөлсинә Зәкиева). Тарихи романнар авторы Мәхмүт Галәүнең “Болганчык еллар”, “Мөһаҗирләр” әсәрләрен кызыксынып укыдым, ә менә башка әсәрләре белән таныш түгел идем. Чынлыкта, Ташкичүдә туып–үскән якташыбыз шагыйрь дә, драматург та, журналист та, публицист, тәрҗемәче буларак та бик күп әсәрләр иҗат иткән.

Ташкичү мәктәбендә “Болганчык еллар җырчысы” исеме астында үткән Мәхмүт Галәүне искә алу кичәсендә аның турында бик күп нәрсәләр белдек. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары буларак оештырылган бу чара укытучыларга дәресләрдә куллану өчен чын байлык иде. Чөнки чыгыш ясаган һәр кеше ниндидер яңалык әйтте, моңарчы ишетелмәгән фактларга тукталды.

– Мәхмүт Галәү үзе дә болганчык елларда яшәгән шәхес. Аның тормыш юлын тагын да ныграк өйрәнергә кирәк, – диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев.

Ташкичү авылы төзелгәнгә – 300, Ташкичү мәчетенә һәм Шиһабетдин Мәрҗанигә 200 ел булса, Мәхмүт Галәүнең тууына 130 ел. Бу чараны оештыру сәбәбе дә менә шунда. Чыгыш ясаучыларның күбрәк Шиһабетдин Мәрҗанигә басым ясавына башта аптырап утырдым. Бу Мәхмүт Галәүгә багышланган чара бит. Тора–бара сере ачылды: Шиһабетдин Мәрҗани белән Мәхмүт Галәүнең әтисе Галәветдин бертуганнар һәм нәсел җепләре бергә тоташа икән.

– Ташкичү мәдрәсәсе татар милләтен үстерүгә зур өлеш керткән, шул заман зыялылары, дин әһелләре шунда белем биргән. Мәхмүт Галәү дә әлеге мәдрәсәдә әтисе Галәветдин хәлфәдә белем алган, – диде үзенең чыгышында Яңа Кенәр мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Раилә Гарипова.

Мәхмүт бик кызыксынучан, башлы һәм шук малай булган. Белемгә омтылган. Казан мәдрәсәсен тәмамлаган, Тукай белән аралашкан, Мәрҗани фамилиясендә йөргән, әсәрләрен дә Мәрҗани имзасы белән бастырган. Аннан Әстерханда мөгаллим булган, Оренбургта журнал чыгарган. Иҗат чорының иң зур өлеше менә шушы елларга туры килгән.

– Революция Мәхмүт Галәү тормышына да йогынты ясамый калмаган. Ул большевиклар ягына басарга омтылган. Тик сыйнфый яктан ышанычсызлар исемлегенә кергән, – диде чыгышында Түбән Аты мәктәбеннән Фәнил Кашапов. – Аннан репрессия корбаны була, китаплары яндырыла, үзен төрмәдә атып үтерәләр.

– Мәхмүт Галәү – милләтнең йөзек кашы, аны мәгърифәтле, алдынгы итәргә теләүче, әдәбиятка яңалык алып килүче шәхесләрнең берсе, – диде Шиһабетдин Мәрҗани исемен йөрткән Комыргуҗа мәктәбе укучысы Ләйлә Мөхәммәтшина.

Тик аның тормышы әнә шулай аяныч тәмамлана. Үзенең кыска гына гомерендә дә ул крестьян тормышының барлык авырлыгын таный, әсәрләрендә халыкның ризасызлыгын, шуның нәтиҗәсендә килеп чыккан низагларны, крестьяннар чуалышларын, гореф–гадәтләрен, бәхет эзләп Төркиягә чыгып киткәннәрнең ачы язмышын чагылдыра.

Искә алу кичәсенә кайткан Казандагы Габдулла Тукай музее директоры, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Төхфәтова әйтүенчә, Мәхмүт Галәүнең тормышы һәм иҗаты әле өйрәнү стадиясендә.

– Габдулла Тукай чорында яшәгән шагыйрьләр, язучыларның иҗатын өйрәнү белән шөгыльләнәбез. Шунда 1939 елда балалар йорты тәрбиячесе язган хат кулга килеп керде. Әти-әнисен кулга алгач, өченче хатыны Зәйнәптән туган 8 яшьлек Ләләне балалар йортына җибәрәләр. Аның хәтта исемен дә үзгәртәләр. 1957 елда әтисен аклагач кына ул исемен кире кайтара, – диде ул. – Мәхмүт Галәүнең өч хатыныннан берәр баласы булган. Оныклары белән дә элемтәгә кердек. Барысы да югары урыннарны биләгән, били, зыялылар. Бер оныгы Мәскәүдә яши, ноябрьдә Казанга очрашуга кайтачак.

Әнә шулай бик күп мәгълүматлар, документлар эзләп тапкан, туганнары белән дә элемтәгә кергән музей хезмәткәрләре. Әмма Мәхмүт Галәүнең язмышында ачыкланмаган күренешләр күп әле.

– Күптән түгел шундый кызыклы фактка тап булдым: Казан университеты студентлары Мәхмүт Галәүне яшерен рәвештә Мәмсә зиратына алып кайтып күмгәннәр, – диде Мәмсә авылында яшәүче Сольма Шакирова. – Кызыксындым, дәлилләр эзләдем, өлкәннәр белән аралаштым. Тик бу факт әлегә сорау арты сорау гына тудыра. Ни өчен Ташкичү түгел, ә Мәмсә зиратына күмгәннәр? Кемнәр ул студентлар һәм НКВДдан ничек алып чыгып китә алганнар? Ничек зиратка керә алдылар икән? Сораулар күп , ә зират дәшми, сер саклый.

Чара әнә шундый кызыклы чыгышлар (филология фәннәре докторы, профессор Фәрит Яхин, филология фәннәре кандидаты, “Ватаным Татарстан” газетасы хәбәрчесе Рәшит Фәтхрахманов та катнаш- ты һәм чыгыш ясады), укытучы һәм укучыларның Мәхмүт Галәү әсәрләреннән өзекләр укулары, сәхнәләштереп күрсәтүләре белән тулыландырылды.

– Еллар буе эшсез тору, хезмәтен танымау, репрессия корбаны булу… Мәхмүт Галәүнең тормышы үзе бер роман язарлык, – диде “Казан арты” тарих-этнография музее җитәкчесе урынбасары Шәфигулла Гарипов.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100