news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәхмүт Галәүнең "Мөһаҗирләр" әсәренең аудиокитабы ике ай яздырылган

Аудиокитапны Татарстан китап нәшрияте сайтында түләүсез тыңлап була.

(Казан, 16 декабрь, "Татар-информ"). "Татарстан китап нәшриятында Мәхмүт Галәүнең "Мөһаҗирләр" әсәренең аудиокитабы ике ай яздырылды. Бу яздырылган әсәрләр арасында иң озыны - 16 сәгатьлек булды", - диде нәшрият хезмәткәре Айсылу Галиева.

Әсәрне әлеге сылтама аша Татарстан китап нәшрияте сайтының аудиокитаплар бүлегендә түләүсез тыңлап була. Аны Г.Камал театры артисты Илнур Закиров укый.

 "Мәхмүт Галәүнең "Мөһаҗирләр" әсәренең катлаулы язмышы турында билгеле: әсәр язылганнан соң ул югала, аннан ул русчадан татарчага тәрҗемә ителә. Роман татар халкы язмышының катлаулы чорын тасвирлый. Әлеге зур тарихны сурәтләгән әсәрне яздыру эше дә бик зур вакытны таләп итте. Әзер аудиокитап 16 сәгатьлек булды", - диде нәшрият хезмәткәре. 

Татарстан китап нәшрияте Мәхмүт Галәүнең "Болганчык еллар" әсәренең аудиокитабын 2019 елда чыгарырга планлаштыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100