news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәхмүт Галәүнең “Болганчык еллар” һәм “Мөһәҗирләр” романнары басылып чыкты

Басманы Татарстан китап нәшрияты язучының тууына 130 ел тулуга багышлап әзерләгән.

(Казан, 26 декабрь, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Татарстан китап нәшрияты Мәхмүт Галәүнең тууына 130 ел тулуга багышлап, “Болганчык еллар” һәм “Мөһәҗирләр” романнарын берләштергән китап чыгарды.

Китапның мөхәррире, Татарстан китап нәшриятының әдәби мирас, сәнгать редакциясе мөдире Венера Камалиева сүзләренчә, татар халкының тарихын, яшәешен, көнкүрешен сурәтләгән бу ике романны китап итеп нәшер итү озак вакыт җентекләп өйрәнү һәм эзләнүләр нәтиҗәсендә туган зур җитди хезмәт.

«ХХ йөз татар реалистик прозасының күренекле вәкиле Мәхмүт Галәүнең "Болганчык еллар" һәм "Мөһаҗирләр" романнары татар әдәбияты хәзинәсенең иң күркәм, иң мөһим казанышлары. Татарның чын тарихын торгызу эшендә үзеннән зур өлеш керткән шәхеснең бу ике романы әдәбиятта аз өйрәнелгән, аз яктыртылган. Алар белән бөтенләй таныш булмаган кешеләр дә бар. Ике-өч буын онытылып торган бөек язучынының әсәрләрен яңадан кире кайтару безнең өчен зур әһәмияткә ия”, - ди ул.

Егерменче еллар ахырында М.Галәү татар халкының зур бер чор эчендәге тарихи тормышын иңләп алган эпопея язу турындагы ниятен эшкә ашырырга керешә. Гомуми исеме «Канлы тамгалар» дип алынган бу эпопея дүрт китаптан торырга тиеш була. Автор алдан һәр китапның киңәйтелгән планын төзи, исемнәрен билгели. Беренче китап революциягә кадәрге татар авылының, авыл һәм шәһәр халкының 1877 елгы ачлык фаҗигасен кичерү вакыйгаларын тасвирлый һәм «Ил тыныч чакта» дип исемләнә. Икенче китап 1897 елгы халык исәбен алу, шуңа бәйле рәвештә авыл халкының бунт күтәрүе һәм соңыннан Төркиягә күчеп китүе вакыйгаларына багышлана.

Романнар беренче тапкыр, русчага тәрҗемә ителеп, 1931 һәм 1933 елларда Мәскәүдә «Муть» һәм «Мухаджиры» исемнәре белән аерым китап булып басыла. Татарча оригиналлары исә, ниндидер сәбәпләр аркасында, автор исән чагында басмага кабул ителми. 1937 елларда бу оригиналларның кулъязмалары да юкка чыга. Шул сәбәпле татарча язылган варианты калмый. Бары тик нәшер ителгән өзекләрдән торган “Чүлмәк тулгач” китабында “Канлы тамгалар” исемле тарихи романыннан өзекләр генә татар телендә сакланган. Җитмешенче еллар башында бу ике роман, русчадан кабат тәрҗемә ителеп (тәрҗемәчеләре — Яхья Халитов һәм Рәис Даутов), татар телендә беренче мәртәбә дөнья күрә.

Яңа китап әдәбиятчы, галим Фоат Галимуллинның укучыга М. Галәү һәм аның иҗаты турында тулы мәгълүмат бирүдән башланган.

“Болганчык еллар” китабы 2 атна элек Татарстан китап нәшриятының фирма кибетенә һәм күпчелек сәүдә үзәкләренә сатуга куелды. Бәясе -360 сум. Китапка ихтыяҗ бик зур булыр һәм ул татар әдәбиятында үзенә лаек урынны алыр, дип уйлыйбыз, - ди Венера Камалиева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100