news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мәхмүт Аббас кешеләрне бер-берсен хөрмәт итәргә, яратырга чакырды
Бүген Россия Ислам университеты җитәкчелеге Татарстанга килгән олы кунак – Фәләстин автономиясе башлыгы Мәхмүт Аббасны кабул итте
Скопировать ссылку
(Казан, 28 гыйнвар, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Россия Ислам университеты җитәкчелеге Татарстанга килгән олы кунак – Фәләстин автономиясе башлыгы Мәхмүт Аббасны кабул итте. Мәхмүт Аббас җитәкчелегендәге вәкиллекне университет ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин каршы алды.
Фәләстин автономиясе лидеры Татарстанга Россиягә рәсми визит кысаларында килде. Бүген Кол Шәриф мәчетендә намаз укыганнан соң, ул Россия Ислам университетына юл алды. Монда олы кунак уку йорты җитәкчелеге һәм шәкертләре белән очрашты.
“Минем өчен Татарстан башкаласы Казанга килү, Россия Ислам университеты кебек күренекле уку йорты студентлары белән очрашу, сезгә Фәләстин халкы сәламен җиткерү – зур дәрәҗә. Билгеле булганча, Ислам һәрвакытта да белем алырга өнди. Белем - җәмгыятьне алга этәрүче көч. Без дә Ислам турында бөтен дөньяга белем таратырга тиеш. Казан – Ислам бишеге, дип саныйм. Бу шәһәр һәрвакытта төрле диннәр арасында тынычлык мөнәсәбәтләрен урнаштыручы, төрле халыкларның үзара дус-тату яшәве үрнәге булып торган. Монда Көнбатыш белән Көнчыгыш очраша. Алдагы Универсиада башкаласы булачак Казанга без уңышлар телибез”, - дип сүз алды Мәхмүт Аббас.
Кунак Россия Ислам университетында зур дәрәҗәле мөгаллимнәрнең, галимнәрнең эшләвен билгеләп үтте. Шулай ук Россия Ислам университеты һәм Фәләстин җире булган Иерусалимдагы университет арасында тыгыз хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен урнаштыру, үзара укытучылар, шәкертләр, мәгълүмат чыганаклары белән алмашу мөмкин булуына ышаныч белдерде. “Иерусалим – Ислам дөньясының изге урыны. Безнең максат – Израиль һәм Фәләстин арасында диалог аша дуслыкка ирешү. Ислам да шуңа өнди. Мөселман дине һәрвакытта экстремизмга, террорчылыка каршы булган. Ул кешеләрне бер-берсен хөрмәт итәргә, яратырга чакыра”, - диде Мәхмүт Аббас.
Аның сүзләренчә, бүген Фәләстинне Иерусалимнан башка күз алдына китереп булмый. Бу шәһәр - аның аерылгысыз бер өлеше. Максатка барлык мөселман дәүләтләре бер фикергә килгәч, берләшкәч кенә ирешеп була, дип саный ул. Мәхмүт Аббас Татарстанның Ислам һәм мөселман булмаган дөнья арасында дуслык күпере булуын ассызыклады. РИУ шәкертләренең сорауларына җавап итеп, Фәләстин автономиясе башлыгы, уку йортында кулланыла торган мәгълүмат технологияләреннән файдаланып, элемтәгә керү мөмкинлеген әйтте, Фәләстин студентлары, Татарстанга килеп, мондагы тәҗрибә белән танышсын иде, дигән теләк белдерде. Кунак шулай ук, дуслык мөнәсәбәтләрен урнаштыруда спорт зур роль уйнаганын ассызыклап, Татарстанның “Рубин” футбол командасын Фәләстин илендә уйнап карарга чакырды.
Чыгышын тәмамлагач, Мәхмүт Аббас университет китапханәсендә саклана торган Кунаклар китабында үз теләкләрен язып калдырды һәм уку йорты ректорына ислам дөньясында өченче изге мәчет булып саналган “Куббат әс-Сәхра” мәчете сурәтен бүләк итте. РИУ җитәкчесе Рәфыйк Мөхәммәтшин, үз чиратында, кунакка “Татарстанда Ислам” дигән китапны тапшырды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2