news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин үзара салым буенча аерым җыеннар үткәрү мөһимлеген әйтте

«Референдум формасында түгел, ә авылда яшәүче халыкның җыены рәвешендә үткәрү мөмкинлеге тудырдык», - диде ул.

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзара салым буенча җирлекнең аерым өлешендә җыеннар үткәрү мөһимлеген әйтте. Бу хакта ул журналистларга матбугат конференциясендә сөйләде.

«Референдумнарның үз үзенчәлеге бар. Җирлектә өч авыл булса, кемгәдер елганы чистарту, кемгәдер асфальт салып юлны яхшырту, кемгәдер күпер салу кирәк. Референдум үткәргәндә, бөтен өч авыл халкы килергә тиеш. Берәүгә бер нәрсә мөһим, икенче бер кешенең башка проблемасы. Шул мәсьәләне күз алдында тотып, федераль закон нигезендә, „аерым җыен уздыру мөмкинлеге тудырыгыз әле“ дидек», — ди Фәрит Мөхәммәтшин.

Бу мәсьәлә федераль үзәк алдында куелганын, Федерация Советында күп кенә мәсьәләләр күтәрелгәнен әйтте.

Парламент рәисе сүзләренчә, аерым мәсьәләләр буенча җыенның акчасы азрак булса да, зур эшләрне үтәү киләсе елга да калырга мөмкин.

«Референдум формасында түгел, ә авылда яшәүче халыкның җыены рәвешендә үткәрү мөмкинлеге тудырдык. Күп кенә районнарда узды. Халык хуплый. Бу очракта җыенга килүчеләрнең саны күбрәк. Без моннан канәгать», — диде.

Фәрит Мөхәммәтшин шәһәрләрдә дә бу мәсьәләне күтәрә башлаганнарын искәртте. «Бөтен шәһәрне бит референдумга чыгарып булмый. Аерым бер квартал, аерым йортлар эчендә дә шушы программаларны үтәргә исәплибез», — диде ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100