news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин: Зәй милләтара мөнәсәбәтләрдә һәрдаим күпвекторлы эше белән аерылып торды

Дәүләт Советы Рәисе сүзләренчә, Зәй районында туган телләрне саклау һәм өйрәнүгә, яшь буынны тәрбияләүгә, милләтара, конфессияара тынычлык һәм татулык принципларын формалаштыруга зур игътибар бирелә.

(Казан, 20 май, «Татар-информ»). Зәй милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә һәрвакыт уңай һәм күпвекторлы эше белән аерылып торды. Парламент башлыгы, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Ассамблея президиумының Зәйдәге күчмә утырышында шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөхәммәтшин сүзләренчә, Зәй районында туган телләрне саклау һәм өйрәнүгә, яшь буынны тәрбияләүгә, милләтара, конфессияара тынычлык һәм татулык принципларын формалаштыруга зур игътибар бирелә.

«Рус, чуваш, керәшен һ.б. милли-мәдәни җәмгыятьләр үз телен, мәдәниятен һәм йолаларын саклау процессында җитди катнаша. Бу – без сакларга һәм үстерергә тиешле төп кыйммәтләр. Зәй тәҗрибәсе безнең өчен зур кыйммәткә ия», - диде ул.

Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, муниципалитетлар этникара мөнәсәбәтләрне тотрыклыландыру һәм ныгытуда әйдәп баручы рольне үти.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100