Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөхәммәтшин Зәй халкы белән илкүләм проектларның үтәлеше хакында фикер алышачак
ТР Дәүләт Советы Рәисе Зәй районында «Бердәм Россия» көне» партия проектында катнашачак.
(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Зәй районына сәфәр кылачак. Ул биредә Агросәнәгать паркы, «Энергия» стадионы белән танышырга һәм район халкы белән очрашырга ниятли. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге мәгълүмат үзәгендә хәбәр иттеләр.
Районда парламент җитәкчесе «Зәй» Агросәнәгать паркында булачак һәм «Заинский» катнаш авыл хуҗалыгы куллану кооперативы эшчәнлеге белән танышачак – төрү, ит эшкәртү, ярымфабрикатлар әзерләү цехларын караячак.
«ТР Дәүләт Советы Рәисе «Зәй» Агросәнәгать паркы эшчәнлеге мисалында крестьян-фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар үсешенә ярдәм итү мәсьәләләре хакында фикер алышырга ниятли. Татарстан үзен азык-төлек товарларының төп төрләре белән тулысынча тәэмин итә. Биредә хуҗалык итүнең кече формалары - крестьян-фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларның өлеше зур. Республика аграр комплексының гомуми күләмендә аларның өлеше 50 проценттан артып китә», - дип искәрттеләр мәгълүмат үзәгендә.
Фәрит Мөхәммәтшин Зәй районында яшәүчеләр белән очрашу барышында шулай ук илкүләм проектларның үтәлешенә бәйле мәсьәләләрне карарга ниятли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз