news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин яшь идарәчеләргә Татарстанның үсеш тенденцияләре турында лекция үткәрде

Республика парламенты башлыгы КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә булды.

Мөхәммәтшин яшь идарәчеләргә Татарстанның үсеш тенденцияләре турында лекция үткәрде
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Президентының кадрлар резервында катнашучылар белән очрашты һәм аларга республика үсеше тенденцияләре турында лекция укыды. Бу хакта Татарстан парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фәрит Мөхәммәтшин республикада идарәче кадрларны әзерләү эше системалы дәрәҗәдә алып барылуын искәртте. Төбәк һәм федераль дәрәҗәләрдәге хәзерге кайбер җитәкчеләр Татарстан кадрлар резервыннан үсеп чыккан кадрлар.

Республика үсеше тенденцияләре турында лекция барышында Фәрит Мөхәммәтшин ТР Дәүләт Советының закон рангында Татарстанның 2030 елга кадәр үсеш стратегиясен кабул итүен билгеләп үтте. Мондый алым нәтиҗәсендә республика елның-елында Россия төбәкләренең социаль-икътисади үсешен бәяләүнең төп критерийлары буенча лидер булып килә.

«Шуңа да карамастан, безгә икътисад, юриспруденция, сәнәгать, социаль өлкәдә бик яхшы эшли торган ныклы белемле, киң күзаллаулары булган идарәчеләр кирәк», — диде парламент башлыгы. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100