news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөхәммәтшин волейболга кызыксынуны арттыруда мәгълүмат чаралары ярдәмен сорады

«Волейбол – иң итагатьле, арзан спорт төре», - диде Татарстан парламенты рәисе.

Мөхәммәтшин волейболга кызыксынуны арттыруда мәгълүмат чаралары ярдәмен сорады
Рамиль Гали/архив

(Казан, 17 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләрен волейбол спорт төренә кызыксынуны арттыру юнәлешендә эшләүләрен сорады. Бу хакта ул парламентта якынлашып килүче Татарстан матбугаты көне уңаеннан массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре һәм вәкилләре белән очрашуда әйтте.

«Волейбол федерациясе президенты буларак әйтәм, без Мәктәп волейбол лигасы дигән яңа проект ачтык», - диде Фәрит Мөхәммәтшин, тик моңа матбугатта игътибар аз булганын белдерде. Хәзер бөтен республикада мәктәпләрдә волейболны кертү юнәлешендә эш башкарылганын әйтте.

«Волейбол – иң итагатьле, арзан спорт төре. Ике Камаз ком, ятьмә кирәк. Бернинди кыйбатлы аммуниция кирәкми. Район газеталары баш мөхәррирләре, бу проектка сездә нинди кайтаваз булды? Күтәрегез бу теманы, яхшы тема бит бу. Сез күп кенә гаиләләрдә балаларны айфоннан тартып алырга булышачаксыз бит», - диде Дәүләт Советы Рәисе.

news_right_1
news_right_2
news_bot