news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин Турчакка Бөтенроссия илкүләм проектлар форумына әзерлек турында сөйләде

Татарстан парламенты башлыгы «Бердәм Россия» Генераль Советы Секретаренә Казанга «Илкүләм үсеш» форумына партиянең Идел буе федераль округы төбәк бүлекчәләре секретарьларын чакырырга тәкъдим итте.

Мөхәммәтшин Турчакка Бөтенроссия илкүләм проектлар форумына әзерлек турында сөйләде
архив/Владимир Васильев

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә «Бердәм Россия» партиясенең Генераль советы секретаре Андрей Турчак белән очрашты. Республика парламенты башлыгы «Илкүләм үсеш» беренче Бөтенроссия илкүләм проектлар форумын үткәрүгә башланган әзерлек турында сөйләде. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фәрит Мөхәммәтшин Турчак белән чараның форматы, беренче Бөтенроссия илкүләм проектлар форумында катнашучылар составы һәм саны турында фикер алышты.

«Шулай ук Фәрит Мөхәммәтшин, илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда иң яхшы тәҗрибәләр белән танышу, түгәрәк өстәлләр эшендә һәм дискуссияләрдә катнашу өчен партиянең Идел буе федераль округы төбәк бүлекчәләре секретарьларын форумга чакырырга тәкъдим итте. Тәкъдим хупланды», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

  • Форум Казанда 9-11 апрельдә узачак. Ул илкүләм проектларны тормышка ашыру максатларына ирешү буенча РФ Хөкүмәтенең һәм субъектларының бердәм алымнарын формалаштыруга юнәлдерелгән. Аның эшендә федераль һәм региональ хакимият органнары, илкүләм һәм федераль проектларны тормышка ашыруда катнашучы оешмалар, бизнес, фәнни җәмәгатьчелек, иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре катнашыр дип көтелә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100