news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин «ТНВ» хәрәкәтен ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә өлешен кертергә өндәде

Казанда ТР Дәүләт Советы Рәисе катнашында «Татарстан — Яңа гасыр» республика хәрәкәтенең Югары советы утырышы узды.

Мөхәммәтшин «ТНВ» хәрәкәтен ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә өлешен кертергә өндәде
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин «Татарстан — Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтендә катнашучыларны ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә үз өлешен кертергә өндәде. Бу хакта «ТНВ» Югары советы рәисе бүген Казанда узган утырышта әйтте.

ТР Дәүләт Советы Рәисе искә төшергәнчә, Татарстанда 2020 ел ТАССР оешуга 100 ел дип игълан ителде.

«Киләсе елда без ТАССР төзелүнең 100 еллыгын һәм, әлбәттә, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итәчәкбез. Бу елда без тарихны булдырган бар кешегә дә аерым игътибар бирергә тиеш. Кызганычка, арабызда булмаганнарны да онытырга ярамый. Алар халык хуҗалыгының төрле тармакларында, мәдәният, икътисад, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау өлкәләрендә эшләде. Без бу бәйрәмгә үз өлешебезне кертергә, кешеләрне онытмаска тиеш», — диде ул.

«ТНВ» хәрәкәтенең Югары советы рәисе шулай ук республика юбилеена яңа дәүләт бүләге — «ТАССР мәгарифенең 100 еллыгы» медале булдырылуын искәртте. Ул бүләкләр тапшырыла башлады һәм кичә беренче булып шундый медальне Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев алды, дип өстәде.

«Без хезмәт елларында өлеш керткән кешеләрне бүләкләү өчен тәкъдимнәр кабул итәчәкбез. Һәр районда күренекле кешеләр бар. Без аларга республика һәм район хакимиятләре, иҗтимагый оешмалар һәм сәяси партияләр белән хөрмәт белдерергә тиеш», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100