news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин: Тел — халыкның җаны һәм җәмгыятьнең рухи сәламәтлеге индикаторы

Татарстанда Рус теле көне һәм Александр Пушкинның тууына 220 ел тулу уңаеннан тантаналы чаралар уза.

Мөхәммәтшин: Тел — халыкның җаны һәм җәмгыятьнең рухи сәламәтлеге индикаторы
Михаил Захаров

(Казан, 6 июнь, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Александр Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салды һәм Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Рус теле көне уңаеннан үткәрелгән тантаналы чарада катнашты. Ул тел - халыкның җаны һәм җәмгыятьнең рухи-әхлакый сәламәтлеге индикаторы дип санавын әйтте.

«Илебез билгеләп үтә торган ике зур бәйрәм чарасы белән чын күңелдән котлыйм. Беренче чиратта, бөек рус шагыйре Александр Пушкинның тууына 220 ел тулу белән», - диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.

Рус теле дөньяда иң киң таралган телләрнең берсе булып тора, диде Мөхәммәтшин. Миллионлаган кешеләр рус телендә сөйләшә, аңлый бу телне һәм халыкара аралашу теле итеп сайлый.

«Безнең өчен рус теле — дәүләт теле һәм милләтара аралашу теле. Җәмгыятьтәге үзгәртеп корулар нәкъ менә телдә чагылыш таба. Тел - халыкның җаны һәм җәмгыятьнең рухи-әхлакый сәламәтлеге индикаторы», - дип өстәде парламент җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100