Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөхәммәтшин Татфондбанк турында: "Домино эффектын" булдырмас өчен барлык чаралар күрелә
Татарстан Дәүләт Советы рәисе сүзләренчә, Татарстан җитәкчелеге Татфондбанк проблемасын чишү белән җитди шөгыльләнә.
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан җитәкчелеге тарафыннан Татфондбанкның хәлен төзәтү буенча барлык чаралар күрелә. Бу хакта бүген ТР Президенты карамагындаы Ватандашлар эше буенча совет утырышында видеоэлемтә буенча РФ субъектларындагы республика вәкилләренә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җиткерде.
«Бу безнең үзебез өчен көтелмәгән җитди хәл булды. Безнең Премьер-министр, ул әлеге банкның директорлар советы рәисе, шулай ук бик борчулы», – диде Татарстан парламенты башлыгы.
Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта республикада "домино эффектын" булдырмас өчен барлык чаралар күрелә. «Бездә әлеге хәлне “кыздырып” җибәргәндә, социаль челтәрләрдә республиканың әлеге һәм башка коммерцияле банкларында счетлары булган кешеләрне котырту турында фактлар бар», – дип шәрехләде Ф.Мөхәммәтшин.
«Без нәтиҗәләрен минимальләштерү юнәлешендә җитди шөгыльләнәбез. 29 декабрьдән физик затларга беренче түләүләр башкарыла башлаячак, ә гыйнварның икенче яртысыннан – юридик затларга, дигән мәгълүмат бар. Әлеге процесста катнашучы банклар билгеләнде», – дип төгәлләде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз