Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөхәммәтшин Татарстанның мәдәният эшлеклеләренә бүләкләр тапшырды
Татарстан Дәүләт Советы рәисе Александр Пушкинның тууына 220 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашты.
(Казан, 6 июнь, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Әлмәт музыка көллияте укытучысы, ветераннар хоры хормейстеры, мәктәп укытучысы һәм танылган рәссам Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан Дәүләт бүләкләре алдылар.
«Бу көнне Рус сөйләменең чисталыгына багышланган Дәүләт бүләген алу, бөек Пушкин кылган кебек хис- тойгыларны белдерә белү — барыбыз өчен дә зур вакыйга», - диде Фәрит Мөхәммәтшин Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында узган бүләкләү тантанасында.
«Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемне Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте укытучысы Рәисә Кашаповага һәм сугыш һәм хезмәт ветераннарының халык хоры хормейстеры Татьяна Шмелевага тапшырдылар.
«Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» исеменә Казанның Авиатөзелеш районындагы 119нчы урта мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лариса Жуковец лаек булды.
Сынлы сәнгать үсешенә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» исеме рәссам, «Россия Рәссамнар берлеге» һәм «Татарстан Рәссамнар берлеге» Бөтенроссия иҗади оешмасының төбәк бүлеге әгъзасы Виталий Скобеевка бирелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз