Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөхәммәтшин «Татарстан-Яңа гасыр»ны икътисадны ныгыту өчен тәкъдим кертергә чакырды
Татарстан Президенты Хөкүмәткә икътисади кризистан чыгу буенча республика программасын әзерләргә кушты.
(Казан, 19 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Татарстан — Яңа гасыр» хәрәкәте вәкилләреннән икътисади кризистан чыгу программасына үз тәкъдимнәрен кертүне сорады. Бу хакта оешманың югары советы җитәкчесе «Татарстан-Яңа гасыр» хәрәкәтенең сигезенче съездында әйтте.
«Татарстан Президенты Хөкүмәткә килеп туган икътисади хәлдән чыгу һәм алга таба икътисадны ныгыту буенча республика программасын әзерләргә кушты. Моңа без дә кушылырга тиеш дип уйлыйм. Үз тәкъдимнәребезне формалаштырабыз һәм республика Хөкүмәтенә тапшырабыз. Без бу проблемаларны хәл итүгә үз өлешебезне кертәчәкбез», — диде парламент башлыгы.
Съездда парламент башлыгы «Татарстан-Яңа гасыр» хәрәкәтенең соңгы өч елдагы эшенә йомгак ясады һәм 3 июльдә хәрәкәт оешуга 21 ел булачагын искәртте.
Ул шулай ук хәрәкәттә катнашучыларны илкүләм проектларны гамәлгә ашыруның барышы турында халыкка мәгълүмат җиткерүне дәвам итәргә, аларны гамәлгә ашыру буенча мониторингка актив кушылырга, ә эшләр тәмамланганнан соң социаль эффектны күзәтеп торырга чакырды. «Сездән республика халкын борчыган мәсьәләләрне принципиаль рәвештә карауны көтәбез», — дип мөрәҗәгать итте хәрәкәт җитәкчесе.
ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев съездда катнашучыларга Рөстәм Миңнехановның котлавын ирештерде. Анда, аерым алганда, узган гасырның туксанынчы еллар ахырында барлыкка килгән хәрәкәт «ул чорның сәяси чакыруларына адекват җавап булды» дип әйтелгән.
«Алдагы елларда хәрәкәт һәрвакыт иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны тәэмин итүгә, республикада тынычлык һәм татулыкны саклауга зур өлеш кертә. Бүген „Татарстан-Яңа гасыр“ — үз сафларында республика үсеше тарафдарларын берләштерүче, үзенең кече һәм зур ватаны өчен чын күңелдән сөенүче, күпмилләтле халкыбызның гореф-гадәтләрен һәм кыйммәтләрен хөрмәт итүче абруйлы оешма», — диелгән ТР Президенты котлавында.
Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгатендә искәрткәнчә, хәрәкәт бай тарихи-мәдәни мираска, демократиянең һәм федерализмның чын принципларына таяна, ә аның вәкилләре дәүләт һәм муниципаль хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз