news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин Татарстан Волейбол федерациясен дәрәҗәле бүләккә лаек булуы белән котлады

«Без Татарстанда волейбол белән бөтен кеше дә шөгыльләнә алуын телибез», - дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы Рәисе.

Мөхәммәтшин Татарстан Волейбол федерациясен дәрәҗәле бүләккә лаек булуы белән котлады
архив/Рамиль Гали

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның Волейбол федерациясен BISPO Awards 2019 спорт бизнесы һәм спорт проектлары белән нәтиҗәле идарә итү өлкәсендә милли бәйсез премиягә лаек булуы белән котлады. Бу хакта Татарстан парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, Татарстанның Волейбол федерациясе үзенең Мәктәп волейбол лигасы проекты белән BISPO Awards 2019 бәйсез премиясенең «Үзешчән спортта иң яхшы вакыйга. Уен төрләре» номинациясендә җиңү яулады.

«Мәктәп лигасының спортның иң зыялы төре булган волейбол яратучыларда зур кызыксыну уятуына ихлас күңелдән шатмын», - дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин һәм 2019-2020 елгы сезонда проектта республиканың төрле районнарыннан 640 мәктәп теркәлүен әйтте.

«Укы, уйна, җиң! Мәктәп лигасының шигаре әнә шулай яңгырый. Без Татарстанда волейбол белән бөтен кеше дә шөгыльләнә алуын телибез», - дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы Рәисе.

Мәктәп волейбол лигасы – Татарстан Республикасы белем бирү учреждениеләрендә укучыларга аталган проект. Аның максаты балаларда мәктәп эскәмиясеннән үк волейболга карата кызыксыну уяту һәм спортның әлеге төрен массакүләм итү. Турнирның дүрт этабында җиңүчеләргә волейбол уйнар өчен кирәк-яраклар тапшырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100