Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөхәммәтшин: Татарстан инновацион өлкә буенча тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер
Дәүләт Советы рәисе Иннополис шәһәре мисалында цифрлы икътисад бурычларын хәл ителүен һәм кадрлар әзерләү өчен көч туплануын сөйләде.
(Иннополис, 27 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан инновацион эшчәнлек һәм Идел буе федераль округы төбәкләренә Цифрлы технологияләр кертү тәҗрибәсе белән уртаклашырга, субъект белгечләре өчен мастер-класслар оештырырга әзер. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Идел буе федераль округы Россия субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары Ассоциациясенең утырышында сөйләде.
“Иннополис шәһәрендә цифрлы икътисад бурычларын хәл итү һәм кадрлар әзерләү өчен көч тупланачак. Татарстан Россия Президенты куйган илкүләм бурычларны гамәлгә ашыруга инде актив кереште. Без Идел буе федераль округы төбәкләре белгечләре өчен мастер-класслар уздырырга әзер”, - диде ул.
Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өлкәсендә кадрлар әзерләү мөһим роль уйный. "Иң мөһиме – яңа идеяләр булдыру, законнар белән тәэмин итү. Куелган бурычларны федераль, хәтта Дәүләт Думасы дәрәҗәсендә Ассоциация белән бергә бергә хәл итәрбез”, - диде ул.
Дәүләт Советы рәисе билгеләп үткәнчә, Татарстан “Цифрлы икътисад” илкүләм проектын гамәлгә ашырырга әзер. “Шул ук вакытта төбәк дәрәҗәсендә инновацияләрне үстерү тәҗрибәсе билгеле бер кыенлыклар белән очраша”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Ул 5 июньдә Татарстан Дәүләт Советының соңгы утырышында "РФ Салым кодексының икенче өлешендәге 284нче һәм 427нче маддәләренә үзгәрешләр кертү турында Федераль закон проекты каралуын һәм хуплануын белдерде.
“Шуңа бәйле рәвештә, әзерләнгән закон проектын карауны һәм кабул итүне тизләтү өчен, Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз", - диде Дәүләт Советы рәисе утырышта катнашучыларга.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз