news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин: Татарстан хакимияте агрофирмаларга ярдәм итүгә зур игътибар бирә

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Зәй районында кырларның торышы белән танышты.

Мөхәммәтшин: Татарстан хакимияте агрофирмаларга ярдәм итүгә зур игътибар бирә

(Казан, 9 июль, “Татар-информ”). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан хакимияте агрофирмаларга ярдәм итүгә зур игътибар бирүен әйтте. Ул бүген “Агросила” холдингына кергән “Зәй” агрофирмасы кырларын карады. Шулай ук Зәй районы хуҗалыкларының агрономия хезмәте белгечләре белән очрашты.

“Агросила” агрономнары белән аралашкан вакытта республика парламенты башлыгы бөртекле культуралар һәм шикәр чөгендере уңышына фразалар белән кызыксынды. Белгечләр сүзләренчә, бөртеклелеләр уңышы бер гектардан 45 центнердан артык, шикәр чөгендере – 447 центнер булыр дип көтелә.

Күрсәткечләрнең яхшыруы яңа агрономик технологияләр куллануга, утырту чималын яхшыртуга бәйле. Шулай ук техника, химик ашламалар, ягулык һәм сылау материаллары сатып алу өчен дәүләт программаларыннан бирелгән акчалар да ярдәм итә.

Югары Шепкә авылы янындагы кырда Дәүләт Советы Рәисе Зәй районы авыллары башлыклары белән очрашты. “Республика җиткәчелеге авыл хуҗалыгына зур игътибар бирә. Продукция җитештерүчеләргә дә, авыл халкының тормышын яхшырту өчен инфраструктураны яңартуга да төрле яклап ярдәм күрсәтелә", - диде ул.

"Шундый проектларның берсе – гражданнардан үзара салым җыю. Авыл халкыннан җыелган акчаның бер сумы өчен республика бюджеты өстәмә 4 сум бүлеп бирә. Чишмәләр яңартыла, күперләр һәм җәмәгать урыннары төзекләндерелә”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100