Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөхәммәтшин Татарстан белән Төрекмәнстан арасында элемтәләрнең ныгу мөһимлеген әйтте
ТР Дәүләт Советы Рәисе Төрекмәнстанның Казандагы Генераль консулы Атадурды Бәйрәмов белән очрашты.
(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Төрекмәнстанның Казандагы Генераль консулы Атадурды Бәйрәмов белән очрашты. Парламент башлыгы Татарстан белән Төрекмәнстан арасында дустанә мөнәсәбәтләрне саклау һәм ныгыту кирәклеге турында белдерде. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фәрит Мөхәммәтшин дипломатны вазифасына керешүе белән котлады һәм аңа яңа урында уңышлар теләде. Ул Төрекмәнстан һәрвакыт Татарстанның стратегик партнерларының берсе булды, дип искәртте.
«Сәүдә-икътисад әйләнеше елдан-ел арта бара. Тыгыз икътисади һәм мәдәни, парламентара элемтәләр урнашты. Сәфәрләр белән алмашу туктатылмый. Татарстанда төрекмән диаспорасы безнең барлык игелекле эшләребездә дә актив катнаша, - диде парламент башлыгы. - Без хезмәттәшлек өчен ачык».
Атадурды Бәйрәмов Төрекмәнстанның Казандагы Генераль консуллыгы ачылу белән «Төрекмәнстан белән Татарстан арасындагы күпкырлы мөнәсәбәтләр ныгыячак кына», дип ышаныч белдерде.
- Төрекмәнстанның Казандагы Генераль консуллыгы Россиядә ачылган өченче вәкиллек булды. 2013 елның февралендә Төрекмәнстан Әстерханда консуллык ачты. Мәскәүдә Төрекмәнстанның Россия Федерациясендәге Илчелеге эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз