news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин Түбән Новгород депутатларын Закон чыгару җыенының 25 еллыгы белән котлады

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Түбән Новгородка эш сәфәре кылды.

Мөхәммәтшин Түбән Новгород депутатларын Закон чыгару җыенының 25 еллыгы белән котлады
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 29 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Новгород Закон чыгару җыенының 25 еллыгы уңаеннан тантаналы утырышта катнашты. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан парламенты башлыгы Түбән Новгород хезмәттәшләрен Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, шулай ук Идел буе федераль округы субъектлары хакимияте Закон чыгару органнары ассоциациясе әгъзалары исеменнән Закон чыгару җыенының 25 еллыгы белән котлады.

«Мин Түбән Новгород Закон чыгару җыенының барлык җитәкчеләре белән шәхсән таныш. Алар белән бергә 25 ел эшлибез. Нәкъ менә Түбән Новгородта Ассоциация булдыру идеясе туды. Идел буе федераль оуругы субъектларының барлык парламентлары башлыклары арасында килешүгә кул куелды», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Түбән Новгород Закон чыгару җыены Рәисе Евгений Лебедевка «Парламентаризмны үстерүгә өлеш керткән өчен» Дәүләт Советының мактаулы билгесен тапшырды.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан белән Түбән Новгород өлкәсе парламентлары арасында төп нигезләмәләре актив гамәлгә ашырыла торган хезмәттәшлек турында килешү имзаланганын ассызыклап үтте. Аның сүзләренчә, Түбән Новгород закон чыгаручылары парламентаризм үсешенә зур өлеш керткән.

«Түбән Новгород Закон чыгару җыены башка субъектлар парламентлары кебек 90нчы елларда иҗтимагый-сәяси үзгәрешләр вакытында яңа эш формаларын эзләде. Федераль үзәк белән мөнәсәбәтләр булдырылды, Россиядә яңа Конституция барлыкка килде. Әмма закон базасы сәяси процесслардан артта калды, шуңа күрә төбәк закон чыгаручыларына мөһим роль бирелде», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100