news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөхәммәтшин: Төбәкләргә җирле мәсьәләләрдә күбрәк мөстәкыйльлек бирелсә, файда зуррак була

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Федерация Советында Татарстан Республикасы көннәрендә Россия парламенты югары палатасы комитеты утырышында катнашты.

Мөхәммәтшин: Төбәкләргә җирле мәсьәләләрдә күбрәк мөстәкыйльлек бирелсә, файда зуррак була
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”). Төбәкләргә җирле мәсьәләләрдә күбрәк мөстәкыйльлек бирелсә, файда зуррак булачак. Бу хакта бүген Федерация Советының Федератив төзелеш, төбәк сәясәте, җирле үзидарә һәм Себер эшләре буенча комитет утырышында Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтте. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Игътибарны бик мөһим әйбергә юнәлтәсем килә. Законга үзгәрешләр керткәндә, бигрәк тә эш төбәк вәкаләтләре, алар үсешен караганда, законның турыдан-туры гамәлләренә мөмкин кадәр азрак кагылырга кирәк. Төбәкләргә җирле мәсьәләләрдә күбрәк мөстәкыйльлек бирелсә, файда күбрәк булачагына ышанам мин. Үзара салым мәсьәләләренә дә бертөрле карарга ярамый”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Аның сүзләренчә, мәсәлән, аналог телетапшырулардан цифрлыга күченүгә дә кагыла бу. Цифрлы технологияләрдә алга киткән төбәк булган Татарстанга да, федераль үзәк тәкъдим иткәнгә караганда күбрәк вакыт кирәк, дип саный Татарстан Дәүләт Советы рәисе.

“Төбәкләр үзенчәлеген истә тотыгыз, зинһар. Ә без сезнең белән, һәрвакыттагыча, ныклы хезмәттәшлектә булырбыз”, - дип мөрәҗәгать итте ул комитет әгъзаларына.

  • Федераль Җыенның югары палатасында 10-11 декабрьдә Федерация Советында Татарстан Республикасы көннәре уза.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot