Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөхәммәтшин: Төбәк аспекты Россия-Япония хезмәттәшлеге өчен яңа мөмкинлек ача
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә Россия һәм Япония губернаторлары Советы утырышында катнаша.
(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Россия Закон чыгаручылар советының Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча комиссия рәисе Фәрит Мөхәммәтшин төбәк аспекты Россия-Япония хезмәттәшлеге яңа «мөмкинлекләр тәрәзәсен» ача дип саный. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Мәскәүдә. Ул анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Россия һәм Япония губернаторлары Советы утырышында катнаша. Россия һәм Япония губернаторлары советы соңгы тугыз елда беренче тапкыр Россия башкаласында уза.
Яклар икътисад, цифрлы технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлек, гуманитар элемтәләрне активлаштыру, шулай ук Япония һәм Россиянең кече һәм урта бизнес өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышалар.
«Очрашу форматы Татарстан өчен дә, Россия төбәкләре өчен дә кызыксыну уята, - диде Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга. - Татарстан - нефть химиясе сәнәгате, машина төзелеше, авиатөзелеш, корабль төзелеше актив рәвештә тәкъдим ителгән Россиянең үсеш алган субъекты. Безнең үзара мәнфәгатьләр векторы туры килә, без кайбер Япония предприятиеләре белән хезмәттәшлек итәбез».
Хәзерге вакытта Россия һәм Япония губернаторлары Советының киләсе утырышын Казанда үткәрү мөмкинлеге карала.
Көннең икенче яртысында Фәрит Мөхәммәтшин Россия Фәннәр академиясенең Н.Н. Миклухо-Маклай исемендәге Этнология һәм антропология институты җитәкчесе, Россия Антропологлар һәм этнологлар ассоциациясе президенты Валерий Тишков белән фикер алышты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз