news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар бәйгесенә старт бирде

Татарстанның коммерцияле булмаган оешмаларына социаль проектларны гамәлгә ашыру өчен 35 миллион сум акча биреләчәк, диде ТР парламенты башлыгы.

Мөхәммәтшин социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар бәйгесенә старт бирде
архив

(Казан, 21 май, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 2019 елда коммерцияле булмаган оешмалар өчен конкурска гаризалар тапшыруның башлануы турында игълан итте. Коммерцияле булмаган оешмаларның социаль әһәмияткә ия проектларын гамәлгә ашыру өчен Татарстан бюджетыннан 35 миллион сум акча бүленәчәк.

«ТР Хөкүмәте тарафыннан 2019 елга 35 миллион сум акча бүлеп бирү турында боерык имзаланды һәм кабул ителде. Игелекле гамәлләрегезгә грант ярдәме ТР Икътисад министрлыгы аша күрсәтеләчәк», - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин ТР Иҗтимагый палатасында узган республика коммерцияле булмаган оешмалары җитәкчеләре белән очрашуда.

2014 елда «Бердәм Россия» партиясе социаль әһәмияткә ия инициативаларга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән бәйге үткәрү башлангычы белән чыкты. Конкурс кысаларында актив һәм битараф булмаган татарстанлыларның проектларын гамәлгә ашыру өчен ел саен Татарстан бюджетыннан субсидияләр рәвешендә 35 миллион сум акча бүленә. Шуның хисабына йөзләгән проект гамәлгә ашырыла.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100