news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин снюслар сатуны тыю турындагы закон проектын кабул итүнең мөһимлеген әйтте

VI чакырылыш ТР Дәүләт Советының алтынчы утырышында балигъ булмаганнарга снюс һәм вейплар сатуны тыю турында закон проекты каралачак.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин балигъ булмаганнарга снюслар һәм вейплар сатуны тыючы закон проектын кабул итү кирәклеге турында белдерде. Мондый фикерне «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре журналистлар белән очрашуда әйтте.

«Иртәгә [ТР Дәүләт Советы утырышында] бу документны өч укылышта кабул итәргә тырышачакбыз. Федераль закон нормаларын үтәп, Татарстанда теркәлгән барлык 44 сәяси партия вәкилләрен тәкъдимнәр белән чыгыш ясарга чакырдык. Бәлки, әзерләнгән закон проектына карата нинди дә булса кисәтүләр дә килер», - диде парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, яңа закон проекты турында фикер алышуда катнашырга 11 сәяси партия теләк белдергән, аларның җидесе үз фикерләрен әйтергә теләгән.

«Без сүз бирәбез, без ачык. Закон проектына карата уңай кисәтүләр, тәкъдимнәр кертсәләр, бик рәхмәтле булачакбыз, балаларны болардан араларга кирәк», - диде ул.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, 24 декабрьдә узачак VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының алтынчы утырышында депутатлар балигъ булмаганнарга тәмәке булмаган никотинлы продукция сатуны һәм никотин белән тәэмин итүче электрон системаларны тыю турындагы закон проекты хакында фикер алышачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100