news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы вице-президенты Максим Фатеев белән очрашты

Максим Фатеев Россия Сәүдә-сәнәгать палатасының агымдагы эшчәнлеге турында сөйләде һәм төбәкләр белән эшләүгә аерым тукталды.

Мөхәммәтшин Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы вице-президенты Максим Фатеев белән очрашты
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанда WorldSkills-2019 дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашу өчен килгән Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы вице-президенты Максим Фатеевны кабул итте. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Максим Фатеев Россия Сәүдә-сәнәгать палатасының агымдагы эшчәнлеге турында сөйләде һәм төбәкләр белән эшләүгә аерым тукталды. Фатеев Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы структурасында әлеге юнәлешне алып бара.

Фәрит Мөхәммәтшин Сәүдә-сәнәгать палатасы алга таба да ил икътисадын модернизацияләүгә ярдәм итү, инвестицияләр җәлеп итү, эшлекле даирәләрнең мәнфәгатьләрен яклау буенча үз миссиясен тулысынча үтәр, диде. Ул шулай ук ил төбәкләрендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү өчен кирәкле ярдәм күрсәтер, дип ышаныч белдерде.

Моннан тыш, яклар быел Казанда узачак WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионатына әзерлекнең барышы турында фикер алыштылар.

Очрашуда шулай ук Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агиев катнашты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100