Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөхәммәтшин Россия мәдәниятенә ярдәм итүне көчәйтү кирәклеген әйтте
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе "Бердәм Россия” партиясе Югары советы һәм Генераль советы уртак утырышында катнашты.
(Казан, 21 май, “Татар-информ”). "Бердәм Россия” республика территориаль бүлеге сәркатибе, партиянең Генераль Советы Президиумы әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россиядә мәдәнияткә ярдәм итүне көчәйтү кирәклеген әйтте. Бу хакта партиянең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Утырыш нәтиҗәләре буенча резолюция кабул ителде. Аны ай дәвамында партиянең төбәк бүлекчәләре тулыландыра ала.
Мөхәммәтшин документны җәмгыять мәдәниятен, рухиятен үстерү, күптеллелеккә һәм күпмилләтлелеккә ярдәм итү бүлеге белән тулыландырырга тәкъдим итте. Тәкъдимне Россия мәдәният министры Владимир Мединский хуплады.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы башлыгы резолюцияне авыл хуҗалыгы темасы белән тулыландыру кирәклеген әйтте. Авыл хуҗалыгы секторы икътисадының шактый өлеше яңартуны сорый, дип аңлатты Фәрит Мөхәммәтшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз