news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөхәммәтшин Равил Әхмәтшинга «ТАССР ның 100 еллыгы» медален тапшырды

Мәскәүдә Татарстанның Мәдәният көннәре тәмамланды.

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). ТР Премьер-министры урынбасары — Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин «Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы» медале белән бүләкләнде. Бу хактагы указга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имза куйды.

Равил Әхмәтшинга "Татарстанның социаль-икътисади потенциалын ныгытуга зур өлеш керткән һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен» медален ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә Татарстанның Мәдәният көннәре тәмамлануга багышланган тантаналы кичәдә тапшырды. Бу турыда Вәкиллек матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ул 2010 елның апреленнән Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле булып билгеләнде. Ә 2013 елның октябреннән Татарстан Премьер-министрының урынбасары — Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле вазифасында эшли башлады.

news_right_1
news_right_2
news_bot