news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин: Рөстәм Миңнеханов ризалык бирсә, без аның кандидатурасын чыгарырга әзер

«Без Рөстәм Нургалиевичка кандидатурасын чыгару белән ризалашырга тәкъдим итәчәкбез», — диде парламент рәисе.

Мөхәммәтшин: Рөстәм Миңнеханов ризалык бирсә, без аның кандидатурасын чыгарырга әзер
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 елда Президент сайлавына үз кандидатурасын чыгару белән ризалашса, «Бердәм Россия» партиясе моңа әзер. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Бердәм Россия» партиясенең Президент сайлавына кандидат чыгарачагы аңлашыла. Идарәче партия, парламентта күпчелекне тәшкил иткән партия буларак, без читтә кала алмыйбыз. «Бердәм Россия», башкалар белән беррәттән, үз кандидатурасын тәкъдим итәчәк. Хәзерге Президент, «Бердәм Россия» партиясе Югары советының бюро әгъзасы Миңнеханов ризалык бирсә, без аны чыгарырга әзер», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул Рөстәм Миңнехановның закон буенча тагын бер срокка сайлану хокукы булганын искәртте. «Узган чакырылышта халык тарафыннан сайланып, 94 проценттан артык тавыш җыйган иде. Без Рөстәм Нургалиевичка кандидатурасын чыгарырга ризалашырга тәкъдим итәчәкбез», — диде Дәүләт Советы Рәисе.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100