Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөхәммәтшин Путинның Конституция буенча эшче төркем белән очрашуында катнашты
Дәүләт башлыгы эшче төркеме әгъзаларына башкарган эшләре өчен рәхмәт әйтте.
(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин бүген видеоэлемтә буенча Конституциягә төзәтмәләр әзерләү буенча эшче төркем әгъзаларына рәхмәт әйтте. Онлайн-очрашуда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, эшче төркем әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Сез яхшы һәм профессиональ дәрәҗәдә генә эшләп калмадыгыз, ә ахыргы нәтиҗәнең бөтен мөһимлеген аңлап, чын һәм ихлас күңелдән башкардыгыз. Сезнең турыдан-туры керткән өлешегез — ул дәүләт төзелеше өлкәсендәге дөньякүләм тәҗрибәне, башка илләрдә конституцион хокук үсешенең заманча тенденцияләрен анализлау һәм исәпкә алу, дискуссия оештыру, кешеләрнең, ягъни Конституциягә кертелгән үзгәреш авторларының барлык инициативаларын системалаштыру һәм гомумиләштерү», — диде Путин.
Россия Президенты сүзләренчә, илнең Төп законына төзәтмәләр халык ихтыяры буенча кабул ителгән һәм үз көченә керә. Төзәтмәләр кабул ителгәннән соң яңартылган Конституциягә тулысынча туры килергә тиешле барлык закон чыгару базасын сыйфатлы үстерү булачак, дип өстәде ул.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына хәбәр иткәнчә, Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин республика законнарына төзәтмәләр кертү мөмкинлеген кире какмады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз