news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин: Президент сайлауда «Бердәм Россия» Миңнехановны тәкъдим итәргә әзер

Сәяси партия, үзе хуплаган кандидатура абсолют күпчелекне алсын өчен, эшчәнлекне үзара килешеп алып барырга ниятли.

Мөхәммәтшин: Президент сайлауда «Бердәм Россия» Миңнехановны тәкъдим итәргә әзер
архив/Владимир Васильев

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге республиканың гамәлдәге Президенты Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын 2020 елгы сайлауда тәкъдим итәргә әзер. Бүген «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре — ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән очрашуда шулай дип белдерде.

«Татарстан Президентын сайлау — җаваплы һәм җитди эш. Без „Бердәм Россия“ сәяси партиясе исеменнән Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын тәкъдим итәргә, аның кандидатурасын хупларга әзер», — диде парламент башлыгы.

«Сайлаулар гамәлдәге законнар нигезендә, уңышлы узсын, безнең тарафтан хупланган Президент абсолют легитимлыкка һәм күпчелек тавышка ия булсын, үзенең Президент вәкаләтләрен гамәлгә ашырганда аңа таяну мөмкинлеге тусын өчен, эшне үзара килешеп алып барачакбыз», — диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин киләсе елның «вакыйгаларга бик тә бай» булачагын искәртте. «Җирле үзидарә һәм район дәрәҗәсендәге депутатларны да сайлаячакбыз, — дип өстәде ул. — Безнең алда партиянең җирле бүлеге башлыклары һәм секретарьлары белән берлектә сайлау кампаниясен үткәрү буенча җитди эшләр тора».

Киләсе елда Татарстанда республика Президентын һәм җирле үзидарә советы депутатларын сайлаулар узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100