news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин: Праймериз «Бердәм Россия»гә сайлау алды кампаниясен төзергә мөмкинлек бирәчәк

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе «Бердәм Россия» партиясе башлангыч тавыш бирүендә катнашу өчен документлар тапшырды.

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). «Бердәм Россия»нең алдан тавыш бирү процедурасы партиягә Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда сайлау алды кампаниясен төзергә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта бүген Татарстан парламенты Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте.

«Бу эшне (праймериз) оештырып, без сайлаучыларны нәрсә борчыганын ачыклау максатын куябыз. «Бердәм Россия» сәяси партиясе тарафыннан партия конференциясе башлануга тәкъдим ителәчәк программа өстендә бер үк вакытта эшләп, сайлау алды кампаниясен төзергә планлаштырабыз», - диде Мөхәммәтшин.

«Без кешеләрне, аларның тәкъдимнәрен, үтенечләрен ишетергә, нинди планда канәгатьсезлек булуын белергә тиеш. Бу проблемаларны хәл итү өчен сайлаучылар белән бергә атлау кирәк», - диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.

  • «Бердәм Россия»нең алдан тавыш бирүе Татарстанда 26 майда узачак. Праймериз нәтиҗәләре буенча хакимият партиясеннән Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар исемлеген төзиләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100