news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин ОБСЕ Баш комиссарын кабул итәчәк һәм татарстанлыларны бүләкләячәк

Милли эшләр буенча баш комиссар Ламберто Заньер республика парламенты эшчәнлеге белән танышачак.

Мөхәммәтшин ОБСЕ Баш комиссарын кабул итәчәк һәм татарстанлыларны бүләкләячәк
Владимир Васильев

(Казан, 24 июль, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ОБСЕ Баш комиссары белән очраша, уңышка ирешкән татарстанлыларга дәүләт бүләкләре дә тапшырачак. Бу хакта “Татар-информ”га республика парламентының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Европада Иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының милли азчылык эшләре буенча баш комиссары Ламберто Заньер белән эшлекле очрашу уздырачак. Шуннан соң ул комиссарны парламент эшчәнлеге белән таныштырачак”, - диделәр матбугат хезмәтендә.

Көннең икенче яртысында Фәрит Мөхәммәтшин Казан Кремлендә республика үсешенә өлеш керткән татарстанлыларга бүләкләр тапшырачак.

Бүләкләнеүчеләр исемлегендә 47 кеше. Алар арасында галимнәр, табиблар, авыл хезмәтчәннәре, артистлар, дәүләт эшчеләре, сәнәгать оешмаларында хезмәт куючылар бар. Дәүләт Советы Рәисе аларга Россиянең һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен, рәхмәт хатлары, грамоталар тапшырачак һәм мактаулы исемнәр бирелү турында игълан итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100