news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин: Министрлар, район башлыклары илкүләм проектларда актив катнашырга тиеш

Илкүләм проект кысаларында һәр объект депутатлар корпусының игътибары һәм җаваплылыгы өлкәсенә әверелде.

Мөхәммәтшин: Министрлар, район башлыклары илкүләм проектларда актив катнашырга тиеш
архив/Рамиль Гали

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Республика министрлары һәм район башлыклары илкүләм проектларны гамәлгә ашыру эшенә активрак кушылырга тиеш. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстаннан Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзалары белән киңәшмәдә әйтте.

«Кызганычка, барлык министрлар да, дөресен әйткәндә, илкүләм проектларның нечкәлекләрен белеп бетерми. Мин төзекләндерү буенча ниләр эшләргә, нинди вариант сайларга, проектның бәясе, кайда заказ бирергә, аны Икътисад һәм Төзелеш министрлыкларында ничек якларга икәнлеген халык белән киңәшләшеп эшләргә тиешле кайбер җитәкчеләр турында әйтмим дә инде», — диде ул.

Ел ахырына кадәр республикада илкүләм проектлар кысаларында бүлеп бирелгән акчаларны үзләштерергә кирәк булачак, диде парламент спикеры. «Без барыбыз да төрле. Республика һәм муниципалитетларның уртак теләкләрен һәм мөмкинлекләрен хәл итү бурычы депутатларга йөкләнә», — диде ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100