Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөхәммәтшин: «Минем депутат» сервисы кеше проблемаларын аңларга мөмкинлек бирә
Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» партиясе оештырган кайнар линиядә катнашты.
(Казан, 30 июль, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан бердәмроссиялеләренең «Минем депутат» онлайн-мәйданчыгына республикада яшәүчеләрнең ихтыяҗы көннән-көн арта бара. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде.
Республика парламенты спикеры көн дәвамында «Бердәм Россия»нең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә кизү торды. Бу вакыт эчендә ул «Минем депутат» системасында үз наказларын һәм теләкләрен калдырган берничә дистә кешегә шәхсән үзе шалтыратты. Система интернет-сайтны һәм көн саен иртәнге 9дан кичке 9га кадәр шалтыратырга мөмкин булган кайнар линия телефонын үз эченә ала. Трубканың икенче башында «Бердәм Россия» партиясе исемлегенә депутатлыкка кандидатларның берсе җавап бирәчәк. Бүген чират Фәрит Мөхәммәтшинга җитте.
«Бу - онлайн режимында уза торган сайлаучылар белән эшләүнең яңа, бик нәтиҗәле форматы. Бүген гражданнарның сорауларына җавап бирергә минем чират җитте. Барлык сорауларга да җавап бирәбез. Әгәр дә наказ яки тәкъдим элек килсә, кешеләргә үзебез дә шалтыратабыз», - дип билгеләп үтте Мөхәммәтшин.
«Минем депутат» мәйданчыгына кергән сораулар саны даими рәвештә арта бара. Колл-үзәк эшли башлаганнан бирле республика халкы 1,8 меңнән артык наказ һәм тәкъдим рәсмиләштергән. Аларның күбесе - җирле әһәмияттәге мәсьәләләр. Әмма төбәк һәм хәтта федераль дәрәҗәдәге проблемалар да очрый. «Бер яктан, бу өстәмә йөкләмә һәм җаваплылык. Икенче яктан — гражданнарыбызның реаль проблемаларын шулай гына белә һәм тиешле карарлар чыгара алабыз», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Парламент спикеры аңлатканча, һәр күтәрелгән мәсьәлә кабул итү бүлмәсе белгечләре тарафыннан теркәлә һәм анализлана. Онлайн-мәйданчык эше нәтиҗәсендә тупланган җыелма документ белән республика Президентына мөрәҗәгать итәчәкләр.
«Бу мәсьәләләрне республика программалары аша хәл итәргә кирәк. Быел гына да безнең мөрәҗәгать буенча Татарстан Президенты 35 млн сум акча бүлеп бирде. Без моны партия контроленә алабыз — акчалар төзекләндерүгә, эчәргә яраклы су белән тәэмин итүгә, лифтларны ремонтлауга һәм башка бик күп бурычларга тотыла», — дип йомгак ясады республика парламенты башлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз