news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин Матвиенко һәм Володинга балалар куркынычсызлыгы турында тәкъдимнәрен җиткерде

Татарстан парламенты башлыгы Мәскәүдә Россия закон чыгаручылар Советы президиумы утырышында катнашты.

Мөхәммәтшин Матвиенко һәм Володинга балалар куркынычсызлыгы турында тәкъдимнәрен җиткерде
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җәйге сәламәтләндерү лагерьларында балаларның иминлеген тәэмин итү буенча республика тәкъдимнәрен Россия закон чыгаручылар Советы рәистәшләре Валентина Матвиенко һәм Вячеслав Володинга тапшырды. Бу хакта Татарстан парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген Мәскәүдә Россия закон чыгаручылар Советы президиумы утырышында җәйге сәламәтләндерү кампаниясе чорында балаларның иминлеген тәэмин итү һәм бакчачылыкны закон нигезендә җайга салу мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Утырышта Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

«Бүген, кызганыч, балалар сәламәтләндерү лагерьлары саны бөтен ил буенча кимегән, бигрәк тә Россиянең көньягында, алар өлкәннәр өчен ял йортларына, санаторий һәм профилакторийларга әверелгән», – дип билгеләп үтте Татарстан Дәүләт Советы рәисе.

Ул республикада балалар лагерьларын капиталь ремонтлау, реконструкцияләү һәм төзү буенча 7 млрд сумнан артып киткән өч еллык программа проекты эшләнүе турында сөйләде. Программага республиканың 45 муниципаль берәмлегендә 94 объект кергән.

«Бүген без медицина хезмәте күрсәтү, куркынычсызлык, шул исәптән азык-төлек стандартлары, башка мәсьәләләр буенча да эш алып барабыз. Федераль закон кабул итәргә кирәк дип уйлыйм, әмма ул кысалы булырга тиеш, чөнки балаларның җәйге ялын оештыру өчен җаваплылык күбрәк төбәк һәм җирле хакимиятләрдә», – дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Ирина Яровая фикеренчә, Россиянең барлык төбәкләрендә балаларның куркынычсыз һәм сыйфатлы ялы буенча бердәм чаралар булдырырга кирәк. Яровая шулай ук балаларның җәйге ялы иминлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссияләрнең эш тәртибенә бердәм федераль таләпләр эшләргә тәкъдим итте. Мондый комиссияләр федерациянең 70 субъектында эшли, әмма аларның эшен оештыру төбәкләрдә бер-берсеннән аерылып тора.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100