news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин: Массакүләм спорт төре буларак, волейбол яңа үсеш дәрәҗәсенә иреште

Татарстан Волейбол федерациясенең президенты, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алга таба үсеш өчен зур резервлар бар дип саный.

 Мөхәммәтшин: Массакүләм спорт төре буларак, волейбол  яңа үсеш дәрәҗәсенә иреште
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Иң массакүләм спорт төрләренең берсе буларак, Татарстанда волейбол яңа үсеш дәрәҗәсенә иреште. Татарстан Волейбол федерациясенең президенты, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шулай дип саный. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бүген республиканың Спорт министрлыгында Татарстан Волейбол федерациясенең хисап конференциясе узды. Утырышны Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.

Фәрит Мөхәммәтшин волейболның, спортның иң массакүләм һәм үтемле төре буларак, республикада яңа үсеш дәрәҗәсенә ирешүенә игътибар итте. Татарстан Президенты, республика шәһәрләре һәм районнары башлыклары кирәкле ярдәмне күрсәтә. Шулай да, Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, алга таба үсеш өчен зур резервлар бар.

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук Бөек Җиңүнең 75 еллыгын һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында республиканың барлык шәһәр һәм районнарында ветераннар, күренекле тарихи шәхесләр истәлегенә волейбол турнирлары үткәрергә тәкъдим итте.

Моннан тыш, республика парламенты башлыгы сүзләренчә, муниципалитетларда волейболны үстерү буенча уңышлы тәҗрибәне тарату өчен «Зенит-Казан» һәм «Динамо-Казан» волейбол командаларының танылган уенчылары, тренерлары белән очрашулар үткәрү әйбәт булыр иде.

Утырышка нәтиҗә ясап, Фәрит Мөхәммәтшин чарада катнашкан Татарстан югары уку йортлары ректорларына студентлар волейболын үстерүгә зур өлеш керткән өчен рәхмәт белдерде. Дәүләт Советы Рәисе волейболның тәрбияви функциясен билгеләп үтте — ул яшьләрнең физик һәм рухи үсешенә генә түгел, ә аларны деструктив көчләрнең тискәре йогынтысыннан да саклый, диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100