Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөхәммәтшин: “Макдоналдс” республиканың социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертә
"Макдоналдс” Татарстанның тавык ите, салат, бер тапкыр кулланыла торган продукция җитештерә торган предприятиеләре белән хезмәттәшлек итә.
(Казан, 18 май, “Татар-информ”). “Макдоналдс” республиканың социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертә. Бу турыда кичә Татарстанда “Макдоналдс” ның 20 еллыгына багышланган тантаналы чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтте һәм компания коллективын әлеге истәлекле дата белән котлады. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фәрит Мөхәммәтшин “Макдоналдс”ның сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният һәм спорт өлкәсендә төрле программаларны хуплавын, актив яшәү рәвешен пропагандалаган социаль юнәлешле компания булуын әйтте. 20 ел эчендә Татарстанда хәйрия максатларына 155 миллион сумнан артык акча бирелгән.
Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, “Макдоналдс” Татарстанның тавык ите, салат, шулай ук бер тапкыр кулланыла торган продукция җитештерә торган предприятиеләре белән тыгыз хезмәттәшлек итә.
Фәрит Мөхәммәтшин үзенең 1999 елда Татарстан Премьер-министры буларак, “Макдоналдс” челтәренә нигез салучы Хәмзәт Хасбулатов белән Казанда беренче тиз туклану ресторанын, аннары республиканың кайбер шәһәрләрендә ачуын искә алды.
Фәрит Мөхәммәтшин әлеге истәлекле дата уңаеннан тантанада катнашкан Хәмзәт Хәсәновка Татарстан Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз